Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат телевидениесендә Бельгия кунагы

Бельгия продюсеры Пьер Пирард “Нурлат ТВ”га һәнәри бәйрәмнәре – Бөтендөнья телевидениесе көне алдыннан әнә шундый теләген юллады.

Быел балигълык яшен билгеләп үткән телерадиокомпания коллективы өчен чит илдән килгән коллегалары белән очрашу үзенчәлекле тәҗрибә уртаклашу булды. “Нурлат ТВ” аңа үз медиапродуктын – “Дус яшәү гади!” социаль проекты кысаларындагы телесюжетлар циклын күрсәтте. Җавап итеп Пьер Пирард авторлык фильмын тәкъдир итте. Хикәяләү төрле телләрдә барса да, коллегаларга барысы да аңлаешлы булды. Зәңгәр экраннардагы сюжетлар һөнәрмәннәрнең кешеләргә оператив рәвештә мәгълүмат бирү эшендәге идеяләрен чагылдырды. Чит ил продюсерының җирле телевидение белән кызыксынуы очраклы түгел. Пьер Пирард Бельгиядә “Almolu S.A.” иҗат төркеме белән җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта ул дөньядагы төрле конфессияләр вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләр турында “Без” дип аталган документаль фильм әзерли. Босния, Ливан, Ираннан соң Татарстан аның чираттагы тукталышы булган. Һәм бу җәһәттән әлеге тема буенча Нурлат коллегаларының тәҗрибәсе аның өчен аеруча кадерле. Чөнки нәкъ менә җирле матбугат чарасы мәгълүмати платформа ролен үтәп, районыбызда яшәүче халыкларның традицияләре, мәдәниятләре белән таныштыра, милләтара татулыкны ныгытырга ярдәм итә.

– Нурлат кебек кечкенә шәһәрдә төрле мәдәниятләрнең үзара бәйләнештә яшәүләре зур тәэсир калдырды. Дөньяда тагын да күбрәк кешеләр әлеге уникаль тәҗрибә белән танышсыннар иде. Татарстанны башкалардан аерып торган әлеге үзенчәлекне беркая да күрергә мөмкин түгел, биредә мәчетләр һәм чиркәүләр бер-берләре белән янәшә торып бик яхшы эшлиләр.

Шулай да җирле телестудиядә сөйләшү күбрәк телевидениенең үзенчәлекләре һәм чиксез мөмкинлекләре турында барды. Ул актив рәвештә үсә һәм алга хәрәкәт итә. Һәм хәтта әле күптән түгел генә ерак киләчәктә дип саналган цифрлы тапшырулар да нурлатлыларның өйләренә килде.

Тулаем, коллегалар арасында нәтиҗәле һәм файдалы сөйләшү узды. Пьер Пирард Нурлаттагы коллегаларына киләчәктә дә төбәк телевидениеләре арасында иң яхшыларның берсе булып калуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев