Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат тимер юл вокзалында поезд килгәнче, китап укып була

Нурлат станциясе тимер юл вокзалында сәяхәт итүче китапханә ачылды.

Хәзер пассажирларга яңа - буккроссинг, "Вокзалда укыйбыз" хезмәте күрсәтелә. Биредә китап шкафы куелган, аннан һәркем үзенә ошаган басманы алып, поезд көтү вакытын файдага уздыра ала. Китапны үзең белән юлга да алырга мөмкин, ә аннан башка станциянең вокзал яны китапханәсендә калдырырга була.
- Шул көннәрдә мондый китапханәләр Куйбышев тимер юлының барлык зур станцияләрендә дә ачылды, - дип аңлата Нурлат тимер юл вокзалы начальнигы Ирина Кириллова һәм шулай ук өй китапханәләреннән китапларын уртаклашуларын сорап шәһәрлеләргә дә
мөрәҗәгать итә.
Бәлкем, сездә балалар китаплары бардыр, нәни пассажирларга һәм аларның әти-әниләренә бу китапларның кирәге чыгар иде. Хәер,
бу китапханәгә китаплар сайлауда аерым критерийлар юк анысы - бүләк иткән һәр басмага сөенәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат