Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат тимер юлчылары Җиңү бүләге әзерлиләр

Җиңүнең 70 еллыгына Нурлат тимер юлчылары үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын Куйбышев магистраленең пенсионер тимер юлчылары һәм ветераннарына ярдәм фондына күчерә башлаганнар.

Шул рәвешле, Нурлат тимер юлчылары коллегалары, Пенза машинисты Сергей Гоштынарның "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы - 70 поезд" дигән акция уздыру инициативасына кушылганнар. Акция барышында Нурлат тимер юлчылары Куйбышев магистрале полигоныннан 70 пассажир һәм йөк поездын уздырудан кергән акчаларны ветераннарга ярдәм фондына күчерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Җиңү