Нурлат тимер юлчыларының балалары хәвефсез юлларны рәсемгә төшерә
Алар производствода алынмаган имгәнүләргә багышланган рәсемнәр конкурсында катнаша.
Ул "Синең куркынычсызлык юлың" дип аталучы айлык кысаларында үткәрелә.
Әлеге айлык поездлар хәрәкәте зонасында гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенә зыян китерүче транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан игълан ителгән.
Станция начальнигы урныбасары Людмила Смолина билгеләп үткәнчә, балаларның эшләре 16 октябрьгә кадәр кабул ителә икән. Рәсемнәр конкурсында катнашуда чикләүләр юк, шуңа да анда тимер юлчылар балалары гына түгел, теләгән һәркем катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев