Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары Бөек Ватан сугышының төп даталарын искә төшерделәр

9нчы мәктәп укучылары узган атнада "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе линиясе буенча үткәрелүче Батырлык дәресендә катнашып, Бөек Ватан сугышының тарихи һәм хәлиткеч төп даталарын искә төшерделәр.

Башта мәктәп укучылары үзләре өчен "батырлык" төшенчәсенең асылын ачыкладылар һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар. Хәрби-патриотик тәрбия темасына әңгәмәне 1941нче елда Куйбышев шәһәрендә узган хәрби парад турында презентация дәвам итте. Укучыларны аның масштабы гына түгел, бездән ерак булмаган урында чын мәгънәсендәге тарихи вакыйгалар булуы да гаҗәпләндерде. Чөнки аларның барысы да диярлек Самарада булып, боҗрадагы тарихи һәйкәлгә әверелгән легендар самолетны күргәннәре бар. Әмма аның Куйбышевтагы 18нче авиация заводында ясалган һәм Бөек Ватан сугышы елларында бәреп төшерелгән ИЛ-2 хәрби һөҗүмчесе икәнлеген бик азлар гына белә булып чыкты. Шулай итеп, укучылар үзләре өчен күп кенә фактларны ачтылар. Ә дәрес азагында аларның һәркайсы үзләре өчен батырлык турында әңгәмәдән нинди нәтиҗә чыгаруын уртклашты. Бу мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары, "Мәктәп микрорайоны" башлангыч оешмасы секретаре Ольга Пакшинаның тырышлыгына бәя булды да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат