Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары “Бөркеткәй”дә ял итәчәк

Шәһәрнең 2нче мәктәп укучылары 2 декабрьдә "Бөркеткәй" ял итәргә киттеләр.

Кичә Нурлатның 2нче мәктәбеннән 6нчы сыйныф укучысы Ирина Петрова белән 8нче сыйныф укучысы Руслан Никоненков Краснодар краенда Кара диңгез буенда урнашкан "Бөркеткәй" Бөтенроссия балалар үзәгенә ял итәргә киттеләр, дип хәбәр итәләр район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән. Алар 4нче декабрьдән 24 декабрьгә кадәр үзәкнең "Стремительный" лагеренда ял итәчәкләр. Лагерьда бу смена мәдәни-тарихи юнәлештәге "Орнамент России" проектына багышланачак һәм аның кысаларында биредә төрле чаралар, фестивальләр үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат