Нурлат укучылары “Фәннәр канатында" катнашты
10 апрельдә Чистайда узган "Фәннәр канатында" ("На крыле науки") дип аталган III фәнни-гамәли конференциядә Нурлаттан да 11 укучы катнашты. КНИТУ-КАИның "Восток" Чистай филиалы уздырган чара 11 юнәлештә узды. Конференциядән укучылар призлы урыннар белән кайттылар.
"География һәм экология" секциясендә Мария Капитонова, Юлия Тарасова (Андреевка мәктәбе укучылары) 2 һәм 3 урыннар яуладылар. "Биология"дә Язилә Мөхәммәтова (гимназия) 2 урынны алды. "Физика"да исә гимназиядән Алмаз Фәхретдинов I, Инсаф Гайнуллин III урыннарга ия булдылар. "Инглиз теле" секциясендә Рузилә Шәфыйгуллина, Валентина Семенова белән Юлия Шувалова (Иске Чаллы) 2, 3 урыннар яулады. Техникум студентлары Фидаил Фәйзуллин һәм Иван Малайрэу да үз юнәлешләрендә 2, 3 урыннар алдылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев