Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары конференциядә уңышлы чыгыш ясады

Фома мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Аяз Әһлиуллин 7 мартта Казанның Фатыйма Аитова исемендәге 12нче гимназиясендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлап үткәрелгән I республика конференциясендә III урынга һәм истәлекле бүләккә, 4нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Самат Шәвәлиев катнашучы сертификаты һәм "Сабантуй" газетасыннан махсус бүләккә ия булган.

Күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан оештырылган әлеге конференция беренче елны ук республика укучылары һәм укытучылары арасында зур популярлык казанырга өлгергән: анда 800дән артык укучы катнашуы шул хакта сөйли. Ә конференциянең финал өлешенә нибары 200дән артыграк эш чыккан. Күренекле язучы эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен чагылдырган номинацияләрнең "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" дигәнен сайлаган Аяз Әһлиуллин (җитәкчесе Гөлүсә Әһлиуллина) һәм үз эшендә үзебезнең Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее, туган авылындагы Гакыйль Сәгыйров музее турында сөйләгән. 4 нче мәктәптән Самат Шәвәлиев (Гөлсинә Мифтахова) "Шигърият. "Сөй гомерне, сөй халыкны..." номинациясе буенча үзе язган "Туган ягым" шигыре белән чыгыш ясаган. "Конференция яшьтәшләр белән аралашу, республиканың күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашу белән дә истә калачак", - диләр җиңүчеләр һәм аларның укытучылары. Бүләкләү тантанасыннан соң алар Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган мемориаль залга экскурсиядә дә катнашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат