Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары Әлмәттән юллама белән кайтты

Күпән түгел Нурлат шәһәре һәм районыннан 19 укучы "Школьники - науке XXI века" дип аталган XII төбәкара фәнни-гамәли коференциядә булып кайтылар. Әлмәт районы һәм "Татнефть"нең "Сәләтле балалар" хәйрия фонды уздыра торган бу чара елдан-ел географиясен киңәйтә бара. Беренче турга килгән дүрт йөзгә якын фәнни эштән икенчесенә 103е сайлап алынган иде.

"Тарих һәм туган якны өрәнү" секциясендә Анастасия Порфирьева (Иске Чаллы мәктәбе, X сыйныф) I дәрәҗә диплом һәм айпад белән бүләкләнде. Нурлат гимназиясе укучысы Инсаф Гайнуллинга "Физика, математика, информатика һәм техника"да II дәрәҗә диплом һәм тышкы хәтер картасы белән Гагра шәһәренә бушлай юллама тапшырылды. "Кеше һәм җәмгыят" секциясендә Нурлат кызы Гөлинә Ахунҗанова (1нче мәктәп, X сыйныф) II дәрәҗә дипломга ия булды. "Тарих һәм туган як мәдәнияте" номинациясендә Миләүшә Нигъмәтуллина (4нче мәктәп, XI сыйныф) II, Колбай Мараса урта мәктәбеннән XI сыйныф укучысы Булат Хөснетдинов III дәрәҗә дипломнар белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат