Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат укучылары һөнәрне ярминкәдә сайлады

    Бүген, 23 гыйнварда, Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге Аграр техникум базасында районның 350дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өчен "Мәгариф. Карьера-2014" вакансияләр һәм укучы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.

    Ярминкәдә республика һәм Россиянең 12дән артык югары, махсус һәм урта һөнәри белем бирүче учреждениесе вәкилләре катнашып, үз уку йортлары турында сөйләделәр. Ярминкәдә шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге начальнигы Сергей Чурин катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: