Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары озын чирекне озата

Район мәктәпләрендә 23 марттан язгы каникуллар старт ала. Укучылар өчен ял 9 көн дәвам итәчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел районның барлык 35 мәктәбе укучылары да язгы каникулга бер үк вакытта чыга.

- Укучылар өчен иң озын чирек тәмамланды, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльмира Шагаева. - Гадәттәгечә, каникулларда мәктәпләрдә эш туктатылмаячак. Барлык мәктәпләрдә түгәрәкләр эшләчәк, алар бездә 160 төр исәпләнә. Моннан тыш, спорт заллары ачык булачак. "Минем сәламәтлегем - минем кулларда" дип аталган спорт эстафеталары көтелә. Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музеена экскурсияләр оештырылачак. Бу чорда төрле фәннәр буенча сынау рәвешендә БДИлар уздыру да планга кертелгән. Аннан тимурлык эшләре дәвам итәчәк. Мәктәп укучылары ветераннарга, аларның толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә төрле эшләрдә булышырга ниятләп тора. Моннан тыш, һәр мәктәп төрле темалаларга КВНнар, төрле уеннар үткәрүне планлаштылыа.
Әлбәттә инде, язгы каникуллар төрле конкурс-чараларга да бай булачак. Атна башыннан шәһәрнең 9нчы мәктәбе базасында "Балалар, техника, иҗат" дип аталган техник иҗат район күргәзмәсе эшләячәк. Мәктәп драма түгәрәкләре өчен "Театр һәм балалар" дип аталган заочный конкурс көтелә. 25-29 мартта Казанның Спорт сарае күргәзмәләр комплексында узачак "Казанская чаша" ярминкәсендә Нурлатның яшь талантлары, Балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнүчеләр дә үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, яшь техниклар Алабугада узачак робототехника, Казанда судомоделирование буенча конкурсларга җыена.
Каникуллар алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре дә укучылар белән әңгәмәләр үткәрә. "Яшь пассажирлар белән иминлек темасына әңгәмәләрдән тыш, аларның бу уңайдан белемнәрен дә тикшерәбез", - инспекциянең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. Гомумән, каникуллар алдыннан укучыларның һәркайсы белән янгынга каршы куркынычсызлык, юл хәрәкәте иминлеге, су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган инструктажлар да узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат