Нурлат укучылары район экологының яшелләндерү проектында катнаша
Узган атнада табигатьне саклау инженеры Рөстәм Ногманов үсентеләр үрчетү буенча шәхси проектын гамәлгә ашырды. 2нче һәм 3нче мәктәпләрнең VII-VIII сыйныф укучыларын ул үсентеләр әзерләүгә җәлеп итте.
- Пирмидасыман тупыл һәм тал ботакларын кисеп, аларны суга утырттык, - дип сөйли Рөстәм Ногманов. - Алар тамыр җибәрәчәк, апрель-майда, язгы агач утыртулар башлангач, укучылар әлеге үсентәләрне шәһәр урамнарына, мәктәп яны территорияләренә утыртачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев