Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары Республика спартакиадасында катнаша

Республика укучылары арасында үтүче X спартакиадада да Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре матур нәтиҗәләргә ирешеп торалар.

Күптән түгел, алар Байлар Сабасында өстәл теннисы ярышларында катнашып кайттылар. Команданың җитәкчесе Йосыф Садыйков әйтүенчә, әлеге бәйгедә республиканың 15 шәһәр-районыннан 100дән артык яшь теннисчы катнашкан икән. Шәхси зачетта Түбән Чаллыдан Михаил Марков, Киекледән Илгиз Манәпов һәм шәһәрнең 1нче мәктәбеннән Аделя Сәлимҗанова III урыннар алуга ирешкәннәр. Гомуми нәтиҗәләр буенча да, Нурлат командасы III урын белән кайткан.
Ә менә спорт мәктәбендә тренер Равил Тюкаев кул астында шөгыльләнүче волейболчы егетләребез үз төркемнәрендә I урын яулап, Спартакиаданың финалына юллама алуга ирештеләр. Бу турнирда Нурлат волейболчылары Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Чистай һәм Алабуга командаларын отканнар. Ә Вячеслав Лобовның кызлар командасы шул ук ярышлардан дүртенче урын белән кайтты.
Спаратакиада кысаларында Болгарда узган самбо бәйгесендә ДЮСШ тренерлары Илшат Әһлиуллин һәм Александр Казаков шәкертләре катнашып кайтты. Анда Татарстанның 16 шәһәр-районыннан 180нән артык яшь самбочы көч сынашкан. Нәтиҗәдә, Нурлат командасы III урынга чыккан. Шәхси зачетта Илнур Зиннуров III урын алуга ирешкән.
Ә күптән түгел шул ук остазларның шәкертләре самбо буенча ТР беренчелегендә дә чыгыш ясап кайттылар. Әлеге турнир Буа шәһәрендә үтте. Республиканың 2001-2002 елгы иң көчле самбочылары катнашкан бәйгедән Нурлат үсмерләре Айзат Ганиев һәм Гомәр Хәлиуллин III урыннар алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат