ХӘБӘРЛӘР
Нурлат укучылары шәһәр юбилеена флешмоб әзерләгәннәр
Шәһәрнең 105 еллык юбилеена район мәгариф учреждениеләре үз бүләген ясаячак: алар бәйрәмгә тантаналы парад әзерләгәннәр.
Район мәгариф учреждениеләреннән педагоглар һәм укучылар - җәмгысе 1000гә якын кеше катнашачак бу чарада. Моннан тыш, шәһәр мәктәпләре укучылары тамашачыларны үзенчәлекле флешмоб белән дә сөендермәкче.
- Уку елы башыннан мәгариф учреждениеләрендә шәһәребез юбилеена багышланган чаралар үткәрә башладык, - ди балалар иҗаты үзәге директоры Галина Мельникова. - Алар арасында тарихи темага багышланган сыйныф сәгатьләре, иншалар, фото һәм рәсем конкурслары бар. Бер үк вакытта балалар иҗаты үзәгенә йөрүче укучылар юбилейга дип махсус "Нурлат - осталар шәһәрчеге" дип аталган күргәзмәгә үз эшләрен әзерләделәр. Болар - шәһәргә багышланган чәчәкләр күргәзмәсе, декоратив-гамәли иҗат һәм фәнни-техник иҗат эшләре. Бәйрәм программасына кертелгән балалар җыры фестивале дә яраткан шәһәребезгә багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев