Шәһәрнең 3нче мәктәбе укучылары ГТО нормалары һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлый.
Биредә районда узучы айлык кысаларында "Спорт экстремизмга каршы" программасы тормышка ашырыла. Мисал өчен, узган шимбә көнне шикәрчеләр микрорайонындагы стадионда җиңел атлетика кроссы үтте, анда урта һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты. Ә инде бүген барлык сыйныфларда да сәламәтлек дәресләре уздыру планлаштырыла, анда мәктәпнең спортчылары чакырылачак. Биредә сөйләшүне балалар һәм үсмерләр алкоголизмының зыяны һәм "Хезмәт һәм саклауга әзер" физкультура программасы турында сөйләшергә ниятлиләр.