Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары табиб булырга хыяллана

Табиб һөнәрен сайларга ниятләүчеләрнең Казан дәүләт медицина университеты студентлары тормышы белән танышу мөмкинлеге булды.

Узган шимбә көнне район хастаханәсенең актлар залына өлкән сыйныф укучылары җыелды. Оештыручылар башта алар өчен стационар буенча экскурсия үткәрделәр. Укуы авырмы? Студентлар буш вакытларын ничек уздыра?.. Нурлат укучыларының күп кенә сорауларына КДМУның VI курс студенты Артур Лисюков җавап бирде. "Медуниверситетка керүе авыр, укуы тагы да кыенрак. Быелдан университетта яңа - медико-биология факультеты ачалар", - диде ул.
Шунда ук КДМУның 200 еллыгына төшерелгән фильм да күрсәтелде, ул илебездәге иң абруйлы вузларның берсенә укырга керергә теләүчеләрнең моңа кадәр булган белемнәрен тагы да тирәнәйтте. Баш табиб урынбасары Мансур Галимов хастаханә, аның бүген нинди белгечләргә мохтаҗлыгы турында сөйләде.
- Әгәр дә медицина вузына кереп, аны тәмамлыйсыз икән, 4 яклы килешү кысаларында сезне шатланып эшкә алачакбыз, - диде ул. 4нче мәктәп укучысы Ильвия Таҗетдинова бала чагыннан ук табиб булырга хыяллана.
- Университетка керү өчен кирәк булган фәннәр буенча өстәмә шөгыльләнәм, - ди кыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X