Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучыларын яңа уку елыннан яңа мәктәп формасы көтә

Яңа уку елыннан мәктәп укучылары кызыл шакмаклы "шотландка" итәкләр һәм сырлы кара костюмнар киеп йөрмәячәк.

Нурлат шәһәре һәм районының күпчелек мәктәпләре укучылары өчен 5 ел мәҗбүри булган әлеге бердәм мәктәп формасын Ульян шәһәренең бер фабрикасында тегелгән яңа фасондагы, соры төстәге костюмнар алмаштырачак. Бу көннәрдә мәктәпләрдә ата-аналарны әлеге фабрика тәкъдим иткән яңа формалар һәм прайс-листлар белән таныштыралар.
- Яңа формага күчү этаплап алып барылачак. Һичшиксез быелдан бу формага күчәсез дип мәҗбүр итүләр булмаячак, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Линар Маняпов. - Әлбәттә, быел 1нче сыйныфлар барысы да бердәм форма алачак. Яңа форма элеккегесеннән кырысрак, классик стильдә булуы белән аерылып тора. Ул ГОСТ таләпләренә туры килә, бәяләре дә чамалы.
Яңа форма кыз балалары булган ата-аналарның күңеленә аеруча хуш килердер, мөгаен. Чөнки кызлар өчен форма костюм, жилет, итәк белән бергә классик чалбарны да үз эченә ала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Мәктәп

2
X