Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат укучысы фәнни конференциядә катнашачак

    Февраль башында 3 мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Данияр Гатин фәнни җитәкчесе, югары категорияле укытучы Татьяна Чибидина белән Мәскәүгә, Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциягә китәчәк.

    Дмитрий Менделеевның 180 еллыгына багышлап үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсының "География һәм экология" секциясенә алар җибәргән "Республика демографик фонында Нурлат районының демографик күрсәткечләре" дигән 33 битле фәнни-эзләнү эшен әнә шулай конференциясендә чыгыш ясау өчен сайлап алганнар.
    Конференция 7-10 февральдә үтәчәк, анда катнашу чыгымнары "Сәләтле балалар" фондыннан финансланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: