Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары 10 агачны саклап калдылар

Нурлат республиканың муниципаль берәмлекләре арасында үтүче “Макулатура тапшырып, агачны коткарып кал!” Бөтенроссия эко-марафонының ярыш эстафетасын кабул итеп алды.

Анда район мәктәпләре укучылары катнашып, 1 тоннадан артыграк кулланылышта булган кәгазь җыйдылар. Экспертларның исәпләүләре буенча, бу кадәр макулатура 10 агачны саклап кала. 10 агач исә 30 кешене кислород белән тәэмин итә, 1000кВтка кадәр электр энергиясен һәм 20000 литр суны экономияли.

Дүшәмбе көнне федераль экологик проектның төбәк операторлары укучылар җыйган макулатураны эшкәртүгә алып киттеләр.

- Шәһәр мәктәпләре – 100әр, авылныкылар 15әр килограмм икенчел кәгазь чималы тапшырды. Шулай итеп, 1 тоннадан артыграк макулатура җыелды, – дип уртаклашты районыбызда акция нәтиҗәләре белән мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Кристина Филиппова. Ул шулай ук проектның төп бурычларын да билгеләп үтте – кешеләрнең игътибарын ресурсларны саклауга юнәлтү, аларга

табигый байлыклардан сакчыл куллану кирәклеген искәртү, шулай ук калдыкларны икенчел эшкәртү юнәлеше үсешенә өлеш кертү. 100 килограмм макулатура бер зур агачны кисүдән саклап калуын исәпкә алганда, Нурлат укучылары тулы бер бакчаны саклап калдылар, дип әйтергә мөмкин.

- Безгә ата-аналар, туганнарыбыз ярдәм итте. Макулатураны барыбыз бергә җыйдык дип әйтергә була. Балачактагы иске китапларымны тапшырдым. Кызганыч, әлбәттә, әмма алардан яңа китаплар ясаячаклар бит, – дип уртаклашты 1нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Дамиль Гайсин.

- Без урманнарны кисүгә каршы. Тирә-як мохитны саклап калуның никадәр мөһим икәнлеген беләбез, шуңа күрә акциядә актив катнаштык та, – дип әңгәмәгә кушылды Илнар Фәтхетдинов.

Сыйныфташы Данил Николаев белән алар беренчеләрдән булып җыелган кәгазьне төяп җибәрүдә ярдәмгә килеп җиттеләр. Аларга 2нче мәктәпнең яшьармиячеләре кушылды. Укучылар, бердәм команда булып, тиз арада алга куелган бурычны үтәп тә куйдылар.

Язулар белән тулган дәфтәрләр, шома битле журналлар һәм инде әдәби кыйммәтен югалткан китаплар, реклама газеталары һәм брошюралары, офис кәгазьләре тиздән икенче тормыш алачаклар һәм балаларның парталарына дәреслекләр һәм китаплар булып кире кайтачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев