Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укучылары архив бүлегенә экскурсиягә барды

Район башкарма комитетының архив бүлегендә 48 меңләп берәмлек документ саклана. Бөтен фонд стеллажларда урын алган, киштәләрнең гомуми озынлыгы 450ләп метр.

Әлеге һәм учреждение эшчәнлегенең башка кызыклы фактлары турында кичә бүлек хезмәткәрләре шәһәрнең 2нче мәктәбе укучыларына экскурсия барышында сөйләделәр. Иң башта җиденче сыйныф укучылары архив сакланган бүлмә белән таныштылар. Дөресен генә әйткәндә, ул аларга башта китапханә залын хәтерләтте. Тик югары стеллажларның тезелеп киткән рәтләрендә китаплар урынында махсус тартмалар урын алган, алар бер-берләреннән номерлары һәм язмалары белән генә аерыла. Ә менә аларда саклана торган документлар буенча Нурлат районының бөтен тарихы турында белергә мөмкин. Әлеге мәгълүматларны өч тапкыр исемен алыштырган җирле хәбәрче – “Дуслык” газетасы төпләнмәләреннән дә табарга була. Башта ул “Октябрь колхозчысы” дигән исем йөрткән, аннан соң аны “Коммунизм төзүчесе” һәм “Дуслык” атамалары алыштырган. 87 ел эчендә газета сәхифәләрендә район тормышында булган барлык вакыйгалар чагылыш тапкан.

– Ә архивта саклана торган иң иске документка ничә яшь? – дип кызыксындым мин бүлек начальнигы Лилия Закировадан.

– Районкадан ике генә яшькә кечерәк – аңа 85, – дип билгеләп үтте ул. – Бу – район сәламәтлек саклау бүлеге документы. 1933 елда теркәлгән.

Реклама

Мәктәп укучыларының да сораулары күп иде. Аларның һәрберсенә җавап табылды.

– Истәлекле дата – Россия Федерациясе архив службасының 100 еллыгы алдыннан мондый чаралар еш үтәчәк, – дип билгеләп узды Лилия Наиловна.

Ә менә аларның укучыларда зур кызыксыну уятуына без үзебез дә инандык. Элеватор төзелеше буенча оригиналь проектны алар тагын каян карый алырлар иде икән? Предприятиегә инде 90 ел, ә документларда ул киләчәк перспективадагы объект буларак карала. Укучыларны шикәр заводы да кызыксындырды, аның төзелеш планы әле 1941 елда ук эшләнгән булган, ә цехлар эшчеләре өчен инструкцияләр русча гына түгел, татар телендә дә басылган. Экскурсиядә катнашучыларның үзләре генә түгел, әти-әниләре дә тумаган булгандыр әле бу вакытта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев