Нурлат укучылары җирле татар авторының иҗаты белән таныштылар
Җирлекара үзәк китапханәсендә якташ шагыйрәбез Роза Сабирова белән “Талантлы якташыбыз иҗаты” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде.
Чарада 9нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты.
Очрашу Роза Сабированың “Иң якын кешеләрем” җыры белән башланып китте. Шагыйрә чара барышында туган тел, әниләр темасына язылган шигырьләрен укыды. Укучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, җаваплар да ишеттеләр. Китапханә хезмәткәрләре укучыларны Роза Равил кызының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация һәм китап күргәзмәсе белән таныштырдылар. Кичә тәрбияви һәм мавыктыргыч булып үтте, һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев