Нурлат укучылары шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова белән очрашты
Җирлекара үзәк китапханәдә шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Мөхәммәтованың “Күңел хәзинәсе” дип аталган китабын тәкъдим итү чарасы узды.
Чарада шәһәр гимназиясенең 9нчы сыйныф укучылары һәм мәктәп укытучылары катнашты. Алар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар, Фәүзия Якуп кызы белән әңгәмә кордылар. Шулай ук укучылар шагыйрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, җаваплар да ишеттеләр.
Фәүзия Мөхәммәтованың матур киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре, теләкләре китап укучылар күңелендә, һичшиксез, гомерлеккә истә калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев