Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат укытучысы газета бәйгсендә җиңеп велосипедка ия булды

Биккол авылында яшәп, Фома урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче Гөлүсә Әһлиуллина “Шәһри Казан” газетасының “БлагоДарение” хәйрия фонды белән берлектә оештырган “Әни хакы” бәйгесенең җиңүчеләре арасына керде.

Дүшәмбе көнне улы Аяз белән берлектә алар газета  редакциясендә бүләкләү тантанасында катнашып, диплом һәм  велосипедка лаек булдылар. 
–    Бәйгегә гомере буена авылда яшәгән әтием Дамир Бәхтегәрәй улы Вафин, аның сугыш елларына туры килгән, ятимлектә, авыр хезмәт белән узган еллары, аннан соңгы тормышы турында язма җибәргән идем, – ди Гөлүсә Дамир кызы.   –   Ә бәйгедә җиңү өчен түгел, горурлыгым булган әтием турында башкаларга да ишеттерәсем килгәнгә катнаштым. Язманы елый-елый яздым. Ә газета хезмәткәрләре аны елый-елый укыдык, диделәр.  Әтием бик матур гомер юлы узды, тырыш хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрак орденына лаек булды. Әнием белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр, бүген дә аларның уңышларына сөенеп, терәк булып яшиләр. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев