Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат урманчылары юлчыларга ял өйләре төзи

Универсиада алдыннан Нурлат урманчылыгының 6 участогында юлчылар өчен үзенчәлекле йортлар булдырдылар.

Иң беренчеләрдән булып мондый йорт Мамык урманчылыгында барлыкка килде. Ә бу рәсемдә Чулпан участок урманчылыгында урнашканы. Мондый щйльр ись яңгырдан саклану урыны гына түгел әле, анда кечерәк бәйрәмнәр оештырырга да мөмкин. Иң мөһиме үзеңнән соң җыештырып кына калдырырга кирәк. Моның өчен тирә-якка чүп савытлары да куелган.
- Нарат һәм усак такталарны "Нурлатлес" дәүләт бюджет учреждениесе пилорамаларында эшкәрттек, - ди җитәкче-лесничий Искәндәр Усманов. - Киләсе елга урманнардагы мондый ял урыннарын тагы да арттырырга җыенабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада Чулпан участок урманчылыгы Нурлат урманчылыгы