Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре автоюллар буйлап ял беседкалары куя башлады.
Бу эшкә беренчеләрдән булып Мамык участок урманчылыгы хезмәткәрләре алынды. Алар дүшәмбе көнне үз участокларында беседка урнаштырдылар. Юлчылар өчен җәмгысе 6 беседка корылачак (урманчылыклар саны буенча). Берүк вакытта урманчылар янгын куркыныч сезонына да әзерләнә, янгынга каршы химик станцияләрне тикшерәләр, аннан минеральләштерелгән полосаларны яңартуга тотыначаклар.