Нурлат УТТсына яңа җитәкче килде
Нурлат УТТсын яңа директор җитәкләячәк, ул-моңарчы Җәлил УТТсында баш механик булып эшләгән Илдар Галиев.
Бүген яңа җитәкчене тәкъдир итүдә "Татнефть" ААҖ транспорт идарәсе начальнигы Юрий Нестеров, "Татспецтехника" идарәче компаниясе директоры Ирек Мөхәммәтшин һәм район җитәкчелегеннән вәкилләр катнаштылар. Нурлат технологик транспорт идарәсен әлегәчә җитәкләгән Хәлил Салахов идарәгә 30 ел хезмәтен багышлаган, аның 10 елын директор вазифасында булган, сәламәтлеге какшау сәбәпле эштән китәргә теләк белдергән. Чыгыш ясаучылар Хәлил Әмировичның җитәкчелек сыйфатын олы бәяләделәр, тармак һәм район җитәкчелеге исеменнән аңа намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев