Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат Ватан сакчылары котлаулар кабул итә

Бүген, 22 февраль көнне Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы, тыл, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарын, районның барлык ир-егетләрен бәйрәм белән котлады

Чарада Әфган, Чечня вакыйгалары темалары да күтәрелде. Инде хәбәр иткәнебезчә, 18 февральдә Әфган вакыйгаларында катнашкан 14 райондаш ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда булып кайтты. Бу минутларда район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы һәм Чечня вакыйгалары ветераннары ТР Президенты Рөстәм Миннеханов белән очрашуда катнашалар. Шәһәр Мәдәният сараенда узган чара котлаулар һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев