Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат ветераннарына юбилей медальләрен тапшырдылар

Нурлатта бу эш атнасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшыру тантаналары белән башланып китте.

Сишәмбе көнне әлеге лаеклы бүләкләрен 300ләп ветеран, сугышта катнашканнарның толлары һәм тыл хезмәтчәннәре алды.
Бу көнне Мәдәният сараенда узган тантанага Николай Кудряшов та парад кителен киеп, орден-медальләрен таагып, гаиләсе белән килгән. Ул 17 яшендә үз теләге белән сугышка китә, ике тапкыр яралана. Ветеранның күкрәген бизәп торучы бүлкәләр әлеге дәһшәтле елларның кайтавазы сыман. Әмма Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә чыгарылган медальне тапшырыр алдыннан да, иң беренче сугышчан бүләгемне алгандагы сыман каушыйм, ди Николай Андреевич. Башка сугыш ветераннары, толлар һәм тыл хезмәтчәннәре кебек үк ул да район башлыгы Равил Кузюров кулыннан юбилей медален рәхмәт хисләре белән кабул итте.
- Бары тик сугышны кичкән, аның михнәтләрен күргән кешеләр генә мондый афәтнең беркайчан да кабатланмавын телиләр, - дип билгеләп үтте Ольга Михайлова чамадан тыш дулкынланып. Әмма аңа, 12 ел буе сугыш балачагының михнәтләрен кичкән ханымга күз яшьләреннән оялып тору кирәкме икән?.. Ул өлкәннәр белән беррәттән тимер юл станциясе каршындагы ярдәмче хуҗалыкта хезмәт куйган, яшелчә үстергән, уңыш җыюда катнашкан, мәктәпне ягарга булышкан, күмер ташыган, транспорт полотнасын кардан чистарткан. Ә сугыштан соң, язмышын педагогикага багышлаган, 29 ел буе башлангыч сыйныфлар укыткан. Әмма сугышның иң салкын чоры, туңган куллары белән кар астыннан җыелып бәрәңге уңышын чүпләгән вакытлар бүген дә аның хәтереннән чыкмый.
Ветераннар район башлыгы Равил Кузюровның, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановның коталуларын-теләкләрен дә бик җылы кабул иттеләр. Ә сәхнәдән яңгыраган сугыш турындагы шигырьләр һәм җырлар аларның 70 ел элек булган вакыйгаларга алып кайтты ахрысы. Күңелләрне янә хәвефле хатирәләр биләп алды. Сөялле кулларында бүләкләрен кысып тоткан ветераннара, барысы да бары тик бер генә теләктә иде - сугышлар беркайчан да булмасын, дип кабатладылар алар! Юбилей медальләре тапшыруга багышланган тантана бу көнне райн мәдәният йортында да үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат