Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат ветераннарының портретлары күргәзмәгә куелачак

Тиздән Казан Кремле Манежында ачылачак "Җиңүнең 70 портреты" күргәзмәсенә Нурлат ветераннарының портретлары да кертеләчәк.

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе проекты кысаларында танылган фоторәссам Фәрит Гобәев республиканың барлык районнарында, шул исәптән Нурлатта да булып, Бөек Ватан сугышы ветераннарын фотога төшерде. Фотограф әйтүенчә, ул проектның алда каралган форматына сыеша алмаган һәм 70 урынына 150 портрет төшергән. Шуңа да Манеждагы күргәзмәдән тыш, "Победа одна на всех" дип аталган китап бастырылачак, анда сугыш һәм тыл ветераннарының истәлекләре һәм портретлары керәчәк. Китапларны исә барлык китапханәләргә, музейлар һәм мәктәпләргә, китап геройлары гаиләләренә бушлай таратырга планлаштыралар. Экспозиция исә Җиңү бәйрәме алдыннан ачылачак. Соңрак аны Татарстанның проект геройлары яшәгән район һәм шәһәрләренә дә алып чыгачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат