Бүген, 5 декабрьдә Гыйматдинов урамында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. Ул Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм өлкәннәр өчен кайнар чәй, концерт программасы белән оештырылды.
Гадәттәгечә ярминкәдә барлык авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнаша һәм товарларның киң ассортиментын тәкъдим итәләр. Халык мөгезле эре терлек, дуңгыз, куян һәм кош итләрен аеруча яратып ала, бөртек, балык, "Нурлат шикәре"ннән шикәр комы, "Здоровье"дан икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, "Нурлат сөте"ннән сөт продуктларына да сорау зур. Ярминкәдә кышкы ассортимент та барлыкка килгән. Мәсәлән, Чуваш Мәнҗесеннән шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Валентина Кузнецова үз бакчасында үстерелгән яшелчәләр белән бергә йон оекбашлар да тәкъдим итә. Төрле фасондагы һәм үлчәмдәге итекләрне исә кукмаралылар алып килгән.
- Оештыручыларга бик зур рәхмәт, ассортимент та зур, бәяләр дә чамалы, сатучылар да ачык йөзле, кайнар чәй белән сыйлыйлар, җырлап та торалар. Без - өлкәннәр өчен чын бәйрәм инде, - дип рәхмәтләрен җиткерде нурлатлы пенсионер Зоя Арсланова.
Ярминкәдә сәүдә рәтләре белән иртәннән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова һәм район җитәкчелеге дә танышып чыкты, алар бәяләр һәм ассортимент, халык фикере белән кызыксынды.
Нет комментариев