Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат яшьләре депутат булырга әзерләнә

Узган атна азагында "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь депутатлар мәктәбе" федераль проекты кысаларында үткәрелгән "Политзавод-2015"тә катнашкан 150 яшь татарстанлы арасында Нурлаттан Илнур Хәнәфиев белән Татьяна Тумакова да бар иде.

- "Смена" үзәгендә үткәрелгән чарада эш биш мәйданчыкка бүленеп алып барылды. Безнең мәйданчык социаль юнәлештә иде һәм безгә Татарстанның инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау турындагы Законына үзгәрешләр кертү бурычы куелды, - дип тәэсирләре белән уртаклаша күпфункцияле үзәкнең әйдәп баручы белгече Татьяна Тумакова. - Фикер алышулардан соң "эчке праймериз" нәтиҗәсендә ике кешене сайлап алдык, алар безнең мәйданчык исеменнән чыгыш ясады. Гомумән, әлеге чарадан үзебез өчен күп яңалык алдык. "Яшь депутатлар мәктәбе" федераль проектының кураторы Александр Галкинның чыгышы да тәэсирле булды, депутат - халык ышанычлысы һәм ул иң беренче чиратта халык мәнфәгатен кайгыртып эшләргә тиеш дигән нәтиҗәгә килдек.
Проект исә бөтен ил буенча тормышка ашырыла һәм быел көзен үтәчәк муниципаль сайлаулар белән белән турыдан-туры бәйле. Татарстанда исә вәкиллекле органнарга киләчәк депутатларның 10 процентлабын яшьләр тәшкил итәр, дип фаразлана. Ә "Политзавод-2015" үзенең эшен алга таба да дәвам итәчәк әле.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат “Яшь депутатлар мәктәбе”

2
X