Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат яшьләре тәртип сагында торалар

    19 ноябрьдә Россия МВДсының Нурлат районы бүлегендә «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе активистларын бүләкләделәр.

    Бүлек начальнигы урынбасары- полиция начальнигы Леонид Гаврилов шәһәрнең 1нче урта мәктәбе укучылары Ярослав Балагуровка һәм Айгөл Әлимовага "Агенты" проектын тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп, Мактау грамоталары тапшырды. Шунысын әйтергә кирәк, «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе активистлары район яшүсмерләре арасында алкоголь һәм тәмәкегә каршы профилактик чаралар оештыралар. Шуларның бер юнәлеше-полиция хезмәткәрләре берлектә оештырылучы рейдлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: