Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат яшьләре тугра көнен үткәрде

7 февральдә Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан туграсы көне уңаеннан башкала үзәгендә махсус акция оештырды.

Алар казанлыларга Татарстан символлары төшкән 500ләп магнитлар таратып, республика туграсы тотып фотомарафон үткәрде.
- Мондый чараны дүртенче ел үткәрәбез. Ике ел түштамгалар, ике ел менә магнитлар, ябыштыргычлар тараттык, интернетта флешмоб үткәрдек, - ди "Азатлык" берлеге рәисе, Нурлатның 1нче мәктәбе чыгарылышы Наил Нәбиуллин.
Татар яшьләренең Татарстан туграсы көненә багышланган чаралары Нурлат районында да узды. Мисал өчен, Мамык авылында "Азатлык"ның Нурлат бүлеге рәисе Илсур Зәйдулла 3нче сыйныф укучылары белән республика туграсына багышланган махсус дәрес үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат тугра