Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат ятимнәре фатир ала

Быел районның 17 ятим баласы торак белән тәэмин ителәчәк, диде район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Ирина Савинова.

Яр Чаллыдагы 8 фатир уңаеннан 5 елга махсус наемга килешүләр төзелә. Ягъни ятимнәргә килешү гамәлдә булган чагында әлеге фатирлар белән бернинди дә операцияләр башкара алмыйлар, бу аларның хокукларын яклауны гарантияли. "Мондый саклык чаралары ятим балаларны фатирлардан мәхрүм итүләргә юул куймау өчен эшләнелә, чөнки ялган юллар белән алардан фатирларны алу очраклар да булгалый бит. Кызганычка каршы, мондый гамәлләр соңгы елларда сирәк күренеш түгел. Кирәге чыкса, махсус наем килешүе тагы 5 елга озайтыла һәм бары тик 10 елдан соң гына торакны милеккә рәсмиләштерергә мөмкин", - дип аңлата Ирина Евгеньевна.
Әлеге категория балаларга Нурлат, Әлмәт, Яшел Үзәндә дә фатирлар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат