Көз тулысынча килеп җитәргә дә өлгермәде, котельня торбасыннан куе төтен күтәрелә башлады инде. Фатирларга, балалар бакчалары, мәктәпләргә вакытында җылы бирү өчен "Нурлат җылылык челтәрләре" ААҖнә шактый көч түгәргә туры килгән.
Һәм бу юнәлештә эшләр дәвам итә әле. Алар производствода энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге, җылылык энергиясенең үзкыйммәтен азайту мәсьәләләренә агылышлы.
- Электр энергиясенә бәяләр арту кулланучылар бюджетында да, җылылык энергиясенең үзкыйммәтендә дә сизелерлек чагыла. Чыгымнарны азайтуның бер юлы - производствоны югары нәтиҗәле насос җайланмалары кулланып модернизацияләү, - ди Нурлат җылылык челтәрләре директоры Рамил Шарапов. - 1нче һәм 5нче котельняларда энергия күп сарыф итүче насослар экономиялерәкләргә алмаштырылды. Төтен суыргыч һәм артскважина насосларына ешлыклы көйләгечләр куйдык, монда электр энергиясе сарыф итү 40 процентка азайды. Әлеге чараларны керткәннән соң, электр энергиясен экономияләү елына 183,82 мең кВт тәшкил итте. Җылылык трассаларын заманча технологияләр буенча җылыту бәрабәренә җылылык энергиясен югалтулар азайган, ә челтәрләрне гидравлик көйләү җылыту материалын кудыруга һәм газга киткән чыгымнарны шактый киметкән. Аварияләрсез һәм куркынычсыз эшләү, җылылык энергиясе җитештерүгә чыгымнарны киметү өчен предприятиедә котельнялардагы технологик процессларны диспетчерлаштыру һәм автоматлаштыру эшләре алып баралар. Болар барысы да иң элек ресурсларны экономияләүгә һәм халыкка күрсәтелүче хезмәтнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Тик менә кулланучылар да шундый җаваплы мөнәсәбәттә булса икән. "1 сентябрьгә быелның дебиторлык бурычы 16 млн. 85 мең сум тәшкил итә, шуның 14 миллионы җылылык энергиясе өчен. Бирелгән җылылык өчен иң төп әҗәтлеләр - халык, аларның озакка сузылган бурычлары 7 млн.га җыела", - ди предприятие җитәкчесе. Бүген шәһәр халкының бер өлеше йорт-фатирларын автоном җылыта. Һәм быел җәй кайбер йортларның подъезд шекләрендә индивидуаль җылылык үткәрү турында игъланнар пәйда булды. Бу хәлгә аңлатманы район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама бирә: "2015 елда шәһәрдә тагы күпфатирлы 4 йорт индивидуаль җылытуга үчереләчәк. Тулаем алганда, бөтен торак фондны акрынлап индивидуаль җылытуга күчерү планлаштырыла", - диде ул. Әмма аңлавыбызча, бу җылылык челтәрләренең кирәге калмаячак дигән сүз түгел әле. "Мисал өчен, СПТУ ягындагы торак йортларны күчергәндә, котельнялар ябылмый, ә консервацияләнә. Ни генә булса да, җылылык челтәрләре эш хәлендә торачак",- ди Рөстәм Карама. Ә бу көннәрдә җылылык сезонына кагылышлы мәсьәләләр район җитәкчелегенең дә күз угында. Дүшәмбе көнне узган шәһәр планеркасында да ягу сезоны турында сүз барды. Сишәмбе көнне мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән танышкан район башлыгы Равил Кузюров та төп игътибарны җылыту мәсьәләсенә юнәлтте. Ул бу көнне "Чишмәкәй" һәм "Чык тамчысы" балалар бакчаларында булды.
Нет комментариев