Нурлат “йолдызчыклары” Суперфиналда катнашачак
"Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең Аксубайда узган зона турыннан яшь нурлатлылар уңышлар белән кайттылар. Быел фестиваль Җиңүнең 70 еллыгы темасы астында узды.
Балалар сәнгать мәктәбеннән өч укучы: "Вокал - соло"да Дмитрий Николаев (җитәкчесе Ольга Гришина), Искәндәр Гайсин (Клара Хәйретдинова), Екатерина Снегурова (Ольга Ефремова) үз номинацияләрендә II дәрәҗә лауреат булдылар. "Конферанс" номинасияседә Валентина Голубеваның шәкертләре - Игорь Тимофеев, Ольга Рыскина, Настя Лобашова, Кирилл Захаров һәм Диләрә Хәсәншина III урыннар алып кайттылар. Призлы урыннар алган яулаучы яшь нурлатллыар 13-17 апрельдә Казанда "УНИКС"та узачак Суперфиналда катнашу хокукына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев