Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат юл хуҗалыгы кышка әзер

Көзге-кышкы чорда район территориясендәге юллар 6 мең тоннага якын төрле катнашмалар белән эшкәртеләчәк.

Һава торышының үзгәреп торуы аркасында район территориясендәге юлларны карап торучы Нурлат автоюллар идарәсе һәм "ТКХ идарәче компаниясе" МУПы тәүлек әйләнәсе кизү оештырган.
- Кышкы сезонга әзерлек 80 процент, - ди МУПның баш инженеры Олег Сурков. - Эшкә атна башыннан ук керештек. Атна башында 2 көндә шәһәр эчендәге юлларны 25 тонна комлы-тозлы катнашма белән эшкәрттек. Гадәттә, алдагы елларда бер сезонга 550 тонналап ком китә иде. Бүгенге көндә 380 тонна ком, 52 тонна тоз әзерләдек, 10 берәмлек техника бар. Кирәк булган очракта, килешү буенча башка предприятиеләрдән алачакбыз. Башка еллардагы кебек үк, быел да шәһәрне 4 өлешкә бүлеп кардан арындырырга планлаштырабыз.
Район территориясендәге 320 километр юлны карап торучы Нурлат автоюллар идарәсе дә кышка тулысынча әзер. НУАДның ПТО бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 1029 тонна тоз, 2700 тонна ком, моннан тыш, 600 тонна тозлы-комлы катнашма әзерләп куелган. Юлчылар машина йөртүчеләргә тоздан курыкмаска киңәш итә. Чөнки чиста тоз - табигый материал, аның техникага зыяны юк, аннан ул юллардагы боз
катламын тизрәк эретә, диләр. Ә күперләр өчен реагент куллану планлаштырыла. 41 берәмлек техника - автогрейдерлар, бульдозер-тракторлар, кар чистарту көрәкләре белән үзбушаткычлар һәм башкалар әзерләнгән. Техникалар ГЛОНАСС системасына тоташтырылган. Юлчылар әйтүенчә, алар теләсә нинди климатик шартларга да әзер. Йөкләнгән эшләрне үзвакытында башкарырга ышандыралар. Тик менә машина йөртүчеләрнең сабыррак булуларын сорыйлар: начар һава торышы булганда ерак юлга чыгарга тырышмаска, яисә тизлек режимын киметергә. ЮХИДИ бүлегенең дә киңәшләре бар.
- Һава торышы 5-7 градус булганда, кичекмәстән шиплы резиналарга күчәргә кирәк, - диләр инспекторлар. Кышын шипсыз резинадан йөрүче шоферларга 2000 сумга кадәр штраф бирү турында сүз бара. Тик яңалык әлегә закон нигезендә теркәлмәгән. Сораштырулардан күренгәнчә, машина хуҗалары үз чиратында көпчәкләр алмаштыруга каршы түгел. Кемдер шиномонтажларда озын чиратлар булуга зарланса, кайберләре вакыт юкны сәбәп итә. Белгечләр җәйдән кышка "киендерү" эшен озакка сузмаска, ди. Чөнки беренче бозлавыктан зыян күрүчеләр безнең районда да бар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат