Бер атна эчендә район юлларында барлыгы 94 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.
15 юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән. 1 машина йөртүче төп документсыз - правасыз руль артына утырса, 3 шофер исерек көе транспорт чарасы белән идарә иткән. 4 машина йөртүчегә карата вакытында штраф түләмәгән өчен 1 тәүлек административ арест бирелгән. 2 машина йөртүче сабыйларын балалар урындыгыннан башка йөрткән өчен җавап тотачак.