ХӘБӘРЛӘР
Нурлат юлында нефтевоз юл читенә төшкән
7 декабрьдә Нурлат-Аксубай-Чистай автоюлында тозлы су катнашмасы төягән нефтевоз юл читенә төшкән. ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, руль артында шофер йоклап киткән.
- Шоферларның эш режимын контрольдә тоту өчен транспорт чаралары тахографлар белән җиһазландырылырга тиеш, - ди ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. - Әлеге аппарат шоферның рульдә күпме йөргәнлеген күрсәтә. Ә закон нигезендә, машина йөртүче руль артында бер дә туктамыйча 8 сәгатьтән дә артык йөрергә тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев