Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат үз тәҗрибәсен уртаклаша

22 майда район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге төркеме Спасс районында коллегалары һәм тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр өчен өйрәтү семинары үткәрәчәк.

Районнар арасында эшлекле хезмәттәшлекнең максаты - тәҗрибә уртаклашу һәм тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр клубын оештыруда ярдәм итү, аның эшен активлаштыру. Эшче төркем составына Нурлат районының тәрбиягә бала алып үстерүчеләр клубы рәисе Оксана Ванчурина, клуб психологы Елена Исаева һәм тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләрнең совет рәисе Юрий Макаров кергән.
- Без эшне продуктив аралашу формасында төзергә планлаштырабыз, - дип билгеләп үтте опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Ирина Савинова. - Нурлат тәҗрибәсе белән этаплап таныштырачакбыз. Моның өчен мастер-класслар һәм тәкъдир итүләр әзерләдек. Шулай ук сорауларга җавап бирәчәкбез. Акцент балаларны дәүләт учреҗдениеләренә кайтару һәм килешүләрне өзү профилактикасына ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат