Нурлат үзәгендә һәлакәт
Һава температурасының түбән төшүеме, әллә машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгымы район юлларында һәлакәтләр артуга китерде.
Бүген, 27 гыйнварда Совет урамының 25 йорт каршында 9.30 сәгатьтә "КамАЗ" машинасы белән "Шевроле-Нива" машинасы бәрелешкән. ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов әйтүенчә, шәһәр урамнарын кардан арындыручы "КамАЗ" машинасы шоферы уң як борылышка борылганда "Шевроле-Нива" машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәте, шөкер, зыян күрүчеләр булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев