Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат зиратына пычрак кар тутыралар

Бүген иртәннән үк Нурлат урамында "Төзекләндерү биш" хезмәткәрләренең юл читендәге карны койма аша зират территориясенә ташлауларына юлыктык.

Капкадан ерак түгел койма артында инде тулы кар өеме барлыкка килергә өлгергән. Әлбәттә инде, биредән кар беркая да чыгарылмаячак (пычрак кар өеменә техника каберләр өстеннән килмәячәк бит инде). "Төзекләндерү биш"нең җитәкчесе кардан мондый юл белән арынуның яңа алымы турында сөйләгән дә булыр иде бәлки, әмма бу сәгатькә без аның белән элемтәгә чыга алмадык әле. Безнең шалтыратуыбыз ишетелмичә калды, күрәсең.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X