Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлата ялкынлы яллар үтте

27 сентябрьдә көннең икенче яртысында Нурлатта шәхси секторда янгын чыга.

Мичнең төтен юлы төзек булмаганлыктан Некрасов урамындагы бер хуҗалыкта мучага ут каба. Вакыйга урынына вакытлы килеп җиткән күршеләрнең ярдәме белән янгын коткаручылар килгәнче сүндерелә, ә зыян әлләни зур булмый: бары тик түбәнең бер өлеше генә яна. Ә шул ук көнне төнлә Чуваш Мәнҗесендә янгын чыга. Билгесез затлар сарайга ут төртә, вакытында килеп җиткән коткаручылар янгынга корылмаларга үрләргә ирек бирмиләр. Сарайлар гына түгел, үләннәргә дә ут төртәләр. Киекледән ерак түгел бер чокырда коры үлән яна. "Бу көннәрдә коры һава торды. Төтен авылга чаклы килеп җитте. Кем дә булса үлән яндырырга булган икән, утны тулысынча янып беткәнче күз угында тотарга кирәк", - дип киңәш итә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Әлмәрис Талипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат