Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатка кайткан Украина качакларына ведомствоара төркем булышачак

Бүген район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина Украинадан күчеп кайтырга мәҗбүр булучыларның яшәеш һәм эшчәнлеген тәэмин итүгә контрольлек итү буенча вакытлы ведомствоара эшче төркемнең оештыру утырышын җыйды.

Район башкарма комитеты карары нигезендә оештырылган әлеге төркемнең рәисе - башкарма комитет җитәкчесе Әсхәт Габдуллин. Составына прокуратура, миграция хезмәте, сәламәтлек саклау, мәгариф идарәсе, мәшгульлек үзәге, социаль яклау, Пенсия фонды идарәсе кебек службалар вәкилләре кергән төркем алдында торган бурычлар ачыкланды, качаклар язмышына кагылышлы сорауларга ачыклык кертелде. Бүгенге көнгә Нурлатка Украинадан күченеп кайтучылар саны 44кә җиткән, һәм аларга үзвакытында һәм тиешле ярдәм күрсәтү өчен оештырылган төркем алдында торган эш тә арта тора. Күчеп кайтучылар исә үз сораулары белән 2-06-06 телефоны буенча төркем рәисе урынбасары Рәмзия Сингатуллинага яки 2-06-62 телефоныннан социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьевага мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат