Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатка Казахстан нефтьчеләре килде

18 ноябрьдә "Нурлатнефть" НГДУсының Ашалчы чыганагында "Каражанбасмунайгаз" җәмгыятенең 23 яшь белгече булып китте.

Бу очраклы гына визит түгел иде. Ашалчы чыганагында нәкъ менә "Нурлатнефть" идарәсе авыр үзләштерелүчән нефть чыгара. Ә "Каражанбасмунайгаз" җәмгыяте БДБ территориясендә тирән ятмаган иң эре югары үзлелекле нефть чыганагында эшләр алып бара. Көннең салкын булуына да карамастан, казах һәм Нурлат нефтьчеләренең очрашуы җылы, дустанә халәттә үтте һәм ул югары үзлелектәге нефть ятмаларын програвитацион ысул белән үзләштерү өлкәсендә тәҗрибә, белем алмашу ягыннан мөһим булды.
Казахстаннан килгән кунакларны "Нурлатнефть" начальнигының социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Ильяс Әндаров һәм башка рәсми затлар сәламләде. Очрашу катламнарның нефть бирүчәнлеген җылыту ысуллары белән арттыру службасы начальнигы Игорь Купцовның докладыннан башланды. Ул Ашалчы чыганагын эшкәртү тарихы турында саннар һәм фактлар белән җентекләп сөйләде. Кунаклар "Татбурнефть" ИК" һәм "Татнефть-Рем-Сервис" җәмгыятьләрендә дә булдылар. Казах нефтьчеләре бораулау процессы, скважинаны беркетү, яңа геологик, технологик һәм техник эшләнмәләр һәм башкалар турында кызыксындылар. Яшь белгечләрдә бигрәк тә горизонталь ысул белән бораулау зур кызыксыну уятты. Казахстан нефтьчеләре, үз чиратларында, шулай ук белем һәм
тәҗрибәләрен уртаклаштылар, үзләренең нефтьләре һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Ашалчы очрашуыннан соң ук кунаклар Әлмәт шәһәренә экскурсиягә юл тоттылар. Программага "Танеко" җәмгыятенә, "Җәлилнефть", "Елховнефть" идарәләренә
һәм башка объектларга бару да кертелгән.
- Бу очрашу кызыклы гына түгел, нәтиҗәле дә булды. Казах кунаклардан хезмәттәшлек өчен эшлекле тәкъдим керде. Димәк, алга таба да элемтәдә торачакбыз, - диде баш технолог службасының әйдәп баручы инженеры Рәшит Бакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат