Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатка министрлыктан белгечләр киләчәк

Тиздән Нурлатка республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан белгечләр киләчәк. Алар төрле тармакныкылар, һәм әлеге белгечләр район хуҗалыкларына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, малларның баш санын арттыру, кышлату буенча реаль киңәшләре белән ярдәм итмәкче.

Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның шимбә көнне булган сөйләшүендә килешенде. "Нурлатта авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә потенциал бүгенге вәзгыятьтән күпкә артыграк, һәм моны кулдан ычкындырмый, дөрес итеп файдаланырга кирәк", - диде Марат Әхмәтов.
Ә бүген, якшәмбе көнне иртән Равил Кузюров "Нурлат сөте" ОООсының Сәләнгеш, Мамык бүлекчәләре һәм "АгроРазвитие" ОООсы зоотехниклары белән очрашты. Анда сүз малларны кышлату һәм әлеге чорда продукция җитештерүне дөрес оештыру турында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зоотехник Авыл хуҗалыгы