Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатка спорт аэробикасы да ят түгел

“Ледок” спорт мәктәбенең спорт аэробикасы бүлекчәсендә шөгыльләнүче кызлар Татарстан беренчелегендә катнашырга әзерләнә.

Шуңа да соңгы араларда тренировкаларда башлыча ярышлар программасы өстендә эшлиләр. Менә шимбә көнне кичке якта үткән чираттагы дәрестә дә кем шәхси, кайсылары өчәр, бишәр кешелек төркемнәргә бүленеп, номерларын кабатлады. Тренерлары Евгения Трошина исә шәкертләрен үз үрнәгендә тәрбияли дисәк тә ялгыш булмас. “Ледок” спорт мәктәбендә тренер булып эшләү белән бер вакытта, үзе дә спорт карьерасын дәвам иттерә әле ул. Нурлатка Казаннан килеп эшли.

– Нурлатка мине 2018 елда чакырдылар. Ул чагында әле тренерлык буенча тәҗрибәм булмаса да, мин ризалаштым һәм бүгенге көндә төрле яшьтәге балалар белән дәресләр алып барам, – ди Евгения Андреевна.

Тренерлык эше исә һич кенә дә профессиональ карьерасына тискәре йогынты ясамаган. Спорт аэробикасы буенча Россиянең спорт мастеры, Татарстан, Идел буе федераль округы чемпионы, Россия Кубогы, төрле халыкара ярышлар призеры ул. Үзенең осталыгын исә бик теләп шәкертләре белән бүлешә һәм әле берничә ел элек кенә Нурлат өчен бөтенләй ят булган яңа спорт төре шәһәребездә торган саен популярлаша бара. Бүгенге көндә “Ледок”та 3 яшьтән 13 яшькәчә 50дән артыграк кыз бала спортның бу төре белән ныклап шөгыльләнә. Аэробика дигәч, күпләр 80-90нчы елларда популяр булган аэробиканы күз алдына китергәндер, мөгаен. Спорт аэробикасы исә катлаулырак, күбрәк гимнастиканы хәтерләтә дисәк тә ялгыш булмас, биредә сикерергә, координация һәм сыгылмалылыкка күнегүләр, төрле борылулар, динамик көчне чагылдыручы биремнәрне төгәл башкарырга кирәк.

– С п о р т  а э р о б и к а с ы – гимнастиканың бер төре ул. Гимнастика, акробатика һәм бию элементларын берләштерә. Аның ниндидер үзенә генә хас булган бер матурлыгы, нәфислеге бар. Чыгышлар өчен билгеле бер программа әзерләнә, ул исә мини-спектакльне хәтерләтә. Шуңа да биредә артистлык сәләте дә, башкару техникасының сыйфаты да кирәк, – ди Евгения Трошина.

С п о р т а  э р о б и к а с ы н д а спортчыларның киемнәренә карата да билгеле бер таләпләр бар. Итәк, үтә күренмәле кием кияргә ярамый, программа купальник, колготки һәм бары кроссовкалар киеп кенә башкарыла. Тагы шунысы да бар: спорт аэробикасында номерны бер генә кеше яки берничә спортчы бергә дә башкара ала. Әлбәттә инде, төркемле номерларны башкару катлаулырак, чөнки күнегүләрне партнерың белән тигез итеп башкарырга кирәк бит. “Ледок” кызлары ярышларга шулай ук төрле номерлар әзерлиләр һәм республика, россиякүләм ярышларда матур гына уңышлар күрсәтәләр. Мәсәлән, күптән түгел генә кызлар Екатеринбургта үткән Бөтенроссия ярышларында чыгыш ясап кайттылар. Эмилия Ухванова анда аеруча матур нәтиҗәләр күрсәтте.

 – 3нче мәктәптә өченче сыйныфта укыйм. Спорт аэробикасыннан тыш, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнәм, инглиз телен өйрәнәм. Бу шактый авыр спорт төре, әмма ул миңа бик ошый, шуңа да тренировкаларны калдырмыйм, – ди ул.

Спорт аэробикасы белән шөгыльләнүче кызлар үз программалары белән төрле чараларда нурлатлылар алдында да чыгыш ясыйлар. Аларның нәфис һәм динамик чыгышларын күреп башка балалар да спортның әлеге төре белән шөгыльләнергә теләк белдерә. Мәктәп директоры Михаил Белов әйтүенчә, кабул итү нигездә уку елы башында алып барылса да, башка айларда да балаларны кире бормаска тырышалар икән. Бары билгеле бер таләпләр буенча үтә торган сынауны гына уза алсын. Ә осталыкка аларны тренерлары өйрәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев