Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатка тугандаш төрек шәһәреннән кунаклар килде

Бүген, 20 февральдә, Нурлатка дустанә һәм эшлекле визит белән Төркия кунаклары - Җәйһан тугандаш-шәһәрнең мэры Алемдар Озтюрк һәм авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче OZALSAN компаниясенең хуҗасы, генераль директоры Озджан Озал килделәр.

Төрек кунаклары визитының максаты Нурлат районының икътисади потенциалы белән танышу, Нурлаттагы сәнәгать мәйданчыкларын өйрәнү, яңа мәйданчыклар булдырып, алга таба аларга инвестицияләр кертү иде. Иң элек кунакларны район башлыгы Равил Кузюров кабул итте, Нурлатның тормышы, ни белән яшәве турында кыскача гына мәгълүмат бирде. Шулай ук төрек кунакларына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Аннан делегация Равил Кузюров озатуында "Нурлатнефть" НГДУсында, Нурлат асфальт-бетон заводында, мәдрәсәдә, "Нурлатнефть" идарәсенең Андреевкадагы нефть-шлам җайланмасында, Төрнәс спирт заводында булдылар. Берочтан кунаклар Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеен да кызыксынып карадылар. Район башлыгы Равил Кузюров исә аларны милли бәйрәмебез - Сабантуйга чакырды. "Мәдәни программагыз белән килсәгез бик әйбәт булыр иде", - диде. Кунаклар исә җылы кабул иткәннәре өчен район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. "Телләребез, мәдәниятебезнең берлеге алга таба ике яклы файдалы хезмәттәшлек итүдә дә булышыр дип ышанам", - диде Җәйһан мэры Алемдар Озтюрк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат