Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлы Рәйхана Мөтаһированың шигырьләр китабы басылып чыкты

Шул көннәрдә нурлатлы Рәйхана Мөтаһированың “Әйтер сүзем бар...” дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Рәйхана Әүхәт кызы әдәби иҗатка шактый соңарып, лаеклы ялга чыкканнан соң гына килә. Тормыш дәвамында туплаган тәҗрибәсен, хис-кичерешләрен, дөньяга карашын шигъри юллар аша якыннарына, туганнарына, авылдашларына җиткерү теләге белән яши һәм күңелендә туган фикерләрен кәгазьгә терки бара. Җыентыкка кергән алты дистәләп шигъри әсәрендә аның Аллаһыга булган яратуы да, яшәеш фәлсәфәсе, туганлыкның кадере, әдәп-әхлак мәсьәләләре дә чагыш тапкан.
– Рәйхана Мөтаһирова шигырьләрендә тормыш тәҗрибәсе булган шәхеснең сизгерлеге, сабырлыгы, тормышка күңел күзе, рухи дөнья омтылышы белән каравы ачык сизелә. Шуңа да шигырьләре гади-гадәтилеге, шул ук вакытта ихласлыгы белән җәлеп итә, – ди филология фәннәре кандидаты Энҗе Гафиятуллина.
Кыскача белешмә: Рәйхана Мөтаһирова (Мөхәммәтгалиева) 1957 елда Түбән Тагил шәһәрендә туа. Гаиләләре белән туган Нурлат якларына күченеп кайткач, 1965 елда Яңа Әмзә мәктәбенә укырга керә. 1975 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, педагогика училищесында белем ала, бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Тормыш иптәше Рәхимҗан Хәммәди улы Мөхәммәтгалиев белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X