Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлы бала туу шатлыгын ут белән каршы алган

    Бүген, 2 сентябрьдә, Абрыскино авылында яшәүче бер әби өченче оныгы тууын шулай ут белән каршы алырга булган.

    Эш шунда, кичтән киленен бәби табарга озаткан әби улы белән әлеге олы вакыйганы "юып" алырга ниятли. Бүген иртән улы эшкә киткәннән соң махмырдан айнымаган әби йортка солярка сибеп ут төртә. Чулпан янгын службасының аерым посты һәм 125нче янгын часте хезмәткәрләре вакытында сүндерергә өлгерә үзе. Әмма йортның эчке ягы зыян күрә, ә бәла чыгарган әби район үзәк хастаханәсенә озатыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: